"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм"

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвешенең ролен билгеләү, аңа карата мотивация һәм күнекмәләр формалаштыру максатыннан, 2020 елның җиденче февралендә «Тылсым «халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе белгечләре,  Кукмара район хастаханәсенең наркологы Сабирҗанов Рөстәм Минәхмәт улы белән берлектә, яңа программаны тормышка ашыру кысаларында «Мин сәламәт яшәү рәвеше сайлыйм» дигән темага очрашу оештырдылар.

Чара  барышында анда катнашучыларны сәламәт яшәү рәвеше традицияләре, озак елларга сәламәтлекләрен саклау юллары, шулай ук яхшы физик һәм психик формага комачаулый торган хәвеф-хәтәр факторлары белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International