2020 елның 8 февралендә икенче тапкыр «Ялкын» яшүсмерләр клубында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган самбо буенча ачык турнир узды.

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

2020 елның 8 февралендә икенче тапкыр «Ялкын» яшүсмерләр клубында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуга багышланган самбо буенча ачык турнир узды. Әфган сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, турнир кунакларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәистәше, генерал-майор Рим Мостаев, Әфганстандагы сугыш инвалидларының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы рәисе Альберт Кукаркин, Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар Советы рәисе Рәшит Шакирҗанов чыгыш ясады. Турнирда Казан, Кукмара, Чистай, Биектау, Апас,Урыссу, Яр Чаллы шәһәрләреннән 120дән артык спортчы катнашты. «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлегеннән Марес Бәдертденов һәм Данил Шиһапов шәкертләре катнашты. Үз яшь төркемнәрендә һәм авырлык категорияләрендә Богдан Григорьев, Максим Исаев, Артем Григорьев, Илназ Хуҗин, Ранил Газизуллин, Рузил Тимербаев җиңүчеләр булдылар. Көмеш призерлар: Гадел Мөхәммәтхазиев, Даниил Степанов, Малик Бәдертденов. Бронза призерлар: Абдулкәрим Хаматдинов, Гадел Ганиев, Инсаф Кәримов, Ранил Газизуллин, Ильяс Баһаманов, Богдан Тимофеев, Раниф Хәсәнов, Таһир Галиәхмәтов. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле грамоталар һәм медальләр, Әфган сугышы ветераннары кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International