2020 елның 9 февралендә «Зилант» спорткомплексында Хәкимов Рәшит истәлегенә йөзү буенча VIII ачык турнир узды. Ярышларда Кукмара, Кама Тамагы, Байлар Сабасы, Балтач, Балык Бистәсе, Теләче командалары - 170 тән артык бала катнашты. Кукмара районы данын «Зилант» спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Газизҗанова, Римма Рәхмәтуллина, Эльвира Шәймәрданова шәкертләре яклады. Алар 81 мөмкинлектән 52 медаль яулады. Бу-21 алтын, 15 көмеш һәм 17 бронза. Мария Федотова, Эмиль Хәбибрахманов,Булат Сибгатуллин, Әмир Михайлов, Динә Антонова, Никита Данилов, Эмиль Степанов, Энҗе Усманова, Чулпан Мотыйгуллина, Кәрим Шәфигуллин,Эльза Михайлова, Азалия Шаһиева, Андрей Данилов, Полина Поткина, Эдуард Кругляков, Алсу Зайцева алтын медальләргә лаек булды. Көмеш призерлар: Камил Хәбибуллин, Данил Сабирҗанов, Александр Ишмикеев, Диана Демидов, Рузилә Нуриева, Данис Яруллин, Алия Сафина, Эльза Михайлова, Алмаз Галимуллин, Ислам Фәттахов, Диана Гришина, Чулпан Мотыйгуллина, Азалия Шаһиева, Алсу Зайцева. Самат Ганиев,Тимур Хәсбиев, Булат Гыйниятов, Кәрим Фәйзрахманов, Азалия Минһаҗева,Алинә Галиева, Милана Сковородина,Ислам Фәттахов, Таңсылу Рәхимҗанова, Ләйсән Хөснетдинова, Илья Касаткин, Мирза Шәймәрданов, Данил Сабирҗанов,Зилә Зәкиева, Рәсүл Мифтахов бронза призерлары булдылар. Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.