Интерактив технологияләр безнең тормышка ныграк керә башлады. Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге интерактив җиһазлар кертеп, даими рәвештә үсеш режимында тора.
Интерактив идән - ул алдынгы санлы һәм проекцион технологияләргә нигезләнгән суперзаманча эшләнмә, теләсә нинди идән өслеген уен өслеге буларак файдаланырга мөмкинлек бирә, ул бу өслектә булган кешеләрнең һәр хәрәкәтенә реакция ясаячак.
Көн саен тернәкләндерү үзәге белгечләре интерактив идәнне кулланып дәресләр үткәрәләр. Шул ук вакытта интерактив идән – ул уен гына түгел, ә балаларда сенсор, көнкүреш күнекмәләре, танып-белү кызыксынуын үстерү өчен менә дигән ысул. Мондый җиһазлар балаларга ныгырга, мускул киеренкелеген төшерергә һәм эмоциональ рәвештә бушарга ярдәм итә.
Социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы