10 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева балалар сәнгать мәктәбенең театр бүлегенең укучылары өчен ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан буйлап сәяхәт» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрде. Презентация ярдәмендә балалар Татарстан шәһәрләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Шәһәрләрнең табигате, байлыгы, сәнәгать предприятиеләре һәм истәлекле урыннары белән танышты. Балалар уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, табышмакларга дөрес итеп җавап бирде. Чара китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.