«Үткән еллар хәтере» хәтер дәресе (12+)

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

11 февраль көнне балалар китапханәсендә Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Үткән еллар хәтере» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чарага Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 5а сыйныф укучылары һәм Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансур улы чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүнең сәбәпләре, бетмәс-төкәнмәс югалтулары, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде.

Аннан сүз Ильяс Мансуровичка бирелде. Ул балаларга Әфганстанда хезмәт итүе, үз бурычларын ничек батырларча башкарырга туры килүе, катлаулы шартларда ныклык, намуслылык күрсәтергә, ант һәм бурычларга тугрылыкны саклап калырга туры килүе турында сөйләде. Ветеранның сөйләве шәхси фотографияләр һәм сугышчан бүләкләр күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланган сөйләвен тыңладылар, аңа күпсанлы сораулар бирделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватаныңны яратырга һәм аны лаеклы яклаучылар булырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International