2020 елның 12 февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Кукмара шәһәренең балалар китапханәсендә булдылар, анда алар өчен «Әфганстан – тере хәтер» дип исемләнгән дәрес оештырылды.
Балалар совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, Совет һәм хөкүмәт гаскәрләренең уртак хәрби гамәлләре, совет сугышчыларының батырлыгы, Әфганстан халкына Совет сугышчылары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында белделәр.