12 февраль көнне Байлангар авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Россиядә сугышчан интернационалистлар истәлеге көненә багышланган “Утлы еллар кайтавазы” дигән истәлек дәресе үткәрелде. Чарага Әфган сугышы ветераны Шакиров Ильяс Мансурович чакырылды. Китапханәче Хисмәтова Венера балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре һәм аның дәвамлылыгы, Әфган сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз турында сөйләде. Укучылар А.Алишның "Килделәр", "Үч" Г.Бәшировның, "Ана" хикәяләренең кыскача эчтәлеге белән таныштылар.
Балалар зур кызыксыну белән ветеранның дулкынланган хикәясен тыңладылар, аңа күпсанлы сораулар бирделәр. Чара азагында ветеран балаларны яхшы укырга, үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучы булырга чакырды.