Кукмарада ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылды

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүгенге көндә районда 68 ятим бала торак белән тәэмин итү өчен исәптә тора.

Шәһәребезнең Гафиатуллин урамында сафка баскан 21 фатирлы йорттан районыбызның биш ятим баласына берәр бүлмәле фатирлар бирелде.

“Бүгенге көндә 68 ятим бала торак белән тәэмин итү өчен исәптә тора. Шуларның бишесе “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” программасы буенча яңа йорттан яңа фатирлы булды”, - ди район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева.

 

Яңа фатирга ия булган егет-кызларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина котлады, фатирларның үз хуҗаларына бары тик бәхет, сөенеч кенә китерүен теләде һәм бүләкләр тапшырды.


фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International