Пилот проекты кысаларында Кукмара районында 25 почта бүлекчәсе җитәкчесе һәм 93 хат ташучы бүләкләнде

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

“Татарстан почтасы” һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлап җибәргән пилот проект авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның сәламәтлеген, иминлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Кукмарада узган ел “Татарстан почтасы” һәм республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлап җибәргән пилот проектка йомгак ясалды. Ул авылда яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, инвалидларның сәламәтлеген, иминлеген саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Чарада “Татарстан почтасы” директоры Регина Кузнецова, Кукмара почтамты җитәкчесе Гөлназ Яппарова, элемтә хезмәткәрләре Татарстан төбәк профсоюз оешмасының рәисе Раиса Беседина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшиналар катнашты.

Гөлназ Яппарова сүзләренә караганда, почтальоннар бүгенге көндә халык белән тыгыз элемтәдә торалар, аларның сәламәтлекләрен кайгырталар, медицина ярдәме күрсәтүдә дә булышырга әзер.

 

“Әлеге проект кысаларында район үзәк дәваханәсе базасында 94 хат ташучы белем алды. Аннары хат ташучылар үзләренең участокларындагы халык арасында сораштыру үткәрде. Барлыгы 4020 анкета җыелды, алар гомуми реестрга кертелеп, район үзәк дәваханәсенә җибәрелде”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез: Кукмара районы беренче сынау мәйданчыгы булды.

Проект нәтиҗәләре буенча 25 почта бүлекчәсе җитәкчесе һәм 93 хат ташучы акчалата бүләкләр белән бүләкләнде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International