12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем Кукмара районының «Шакирова Лилия Рәфкать кызы» КФХ башлыгы Шакирова Лилиягә бирелде.
Котлыйбыз!