Февраль аенда Россия герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үтә. Бу дата уңаеннан уку залы китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы, "Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен "Муса Җәлил – герой-шагыйрь" дигән электрон презентация белән әдәби сәгать үткәрде. Гөлнара Фәритовна шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, Моабит дәфтәрләренең нинди авыр юл үтүе турында сөйләде, куркыныч газаплар да, үлем куркынычы да шагыйрьне дәшми калырга мәҗбүр итә алмаганын аңлатты.