2020 елның 14-16 февралендә Болгар шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тренерлары Марес Бәдертдинов, Энҗе Юсупова, Данила Шиһапов шәкертләре 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 14-16 февралендә Болгар шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге тренерлары Марес Бәдертдинов, Энҗе Юсупова, Данила Шиһапов шәкертләре 2004-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Кызлар арасында 44кг авырлык категориясендә Ландыш Хәкимова җиңүче булды( 3нче мәктәп), Карина Мисюкевич 38кг авырлык категориясендә (4нче мәктәп) көмеш призер, Диләрә Галимуллина 70кг авырлык категориясендә (Пинегәр урта мәктәбе) бронза медаль яулады.Егетләр арасында 55 кг авырлык категориясендә Ильяс Баһаманов ( 1 нче гимназия) көмеш призер, 46 кг авырлык категориясендә Ранил Газизуллин (А.М.Булатова исемендәге лицей) бронза призер булды. Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, укуларында уңышлар, спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International