2020 елның 16 февралендә Менделеевск шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең волейбол бүлекчәсе кызлар җыелма командасы, тренер Айрат Вахитов тәрбияләнүчеләре Әфганстанда сугыш ветераннары һәм инвалидлары берлеге призларына, әфганчылар истәлегенә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган , волейбол буенча ачык турнирның көмеш призерлары булдылар. «Зилант» мәктәбе администрациясе кызларны , аларның тренерларын,ата-аналарын һәм аларның мәктәпләрен котлый, сәламәтлек һәм укуларында һәм спортта уңышлар тели.