2020 елның 16 февралендә В. Аланы шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге шәкертләре тренерлар Марес Бәдертдинов һәм Данил Шиһапов 2007-2008 елларда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында дзюдо буенча В.Аланы Беренчелегендә катнаштылар.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 16 февралендә В. Аланы шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлеге шәкертләре тренерлар Марес Бәдертдинов һәм Данил Шиһапов 2007-2008 елларда туган һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында дзюдо буенча В.Аланы Беренчелегендә катнаштылар.  Җиңүчеләр: 34 кг авырлык категориясендә Гадел Ганиев (1 нче гимназия ), 42кг авырлык категориясендә Тимофей Кондаков(3 нче мәктәп), 55кг авырлык категориясендә Рузил Тимербаев( Ю. Арбаш урта мәктәбе). Ибраһим Шиһабиев(Манзарас урта мәктәбе) 42кг авырлык категориясендә өченче урынны яулады. Яшь спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта югары үрләр яулауларын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International