Шимбә көн - китапханәдә (6+)

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

15 февраль көнне әти-әниләр балалар белән балалар китапханәсендә шимбә ялы күңелле итеп үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны матур китаплар һәм журналлар белән таныштырды, әңгәмәләр, кычкырып укулар үткәрде. Аннан соң уку залында әти-әниләр балалар белән бергә китаплар укыды, ә теләүчеләр яраткан геройларын рәсемгә төшерде. Бик теләп «Әкиятләр юллары буйлап» викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирделәр. Бу чаралар балаларга вакытны күңелле, файдалы итеп үткәрергә, ә ата-аналарга күптән укылган әсәрләрне искә алырга мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International