2020 елның 15 февралендә чаңгы базасында Кукмара муниципаль районы укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада булып узды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 15 февралендә чаңгы базасында Кукмара муниципаль районы укучылары арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиада булып узды. Ярышларда 28 мәктәп  (112 укучы) катнашты. Нәтиҗәләр буенча өченче урынны Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы “Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбеннән” (Шәрипова Илфира, Баймиева Адилә, Зәйнуллин Адель, Динмөхәммәтов Ислам) яулады, икенче урынны - Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “М. М. Мансуров исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Олы Кукмара урта мәктәбеннән (Гайфетдинова Далия, Гайфуллина Лиана, Гайнуллин Илһам, Галәветдинов Илназ) яулады, беренче урынны Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “М.П.Прокопьев исемендәге Нырья урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесеннән ( Зәйнуллина Алия,Димитриева Кристина, Осипов Дмитрий, Алексеев Николай) яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International