2020 елның 14-16 февралендә Арча шәһәрендә 2009-2010 елгы яшь хоккейчыларның Тарасова А.В. исемендәге «Алтын алка» клубының республика этабы финалы узды.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

2020 елның 14-16 февралендә Арча шәһәрендә 2009-2010 елгы  яшь хоккейчыларның Тарасова А.В. исемендәге «Алтын алка» клубының республика этабы финалы узды.  Ярышта: Лениногорск шәһәренең «Нефтяник», Кама Аланы «Олимп», Буа шәһәренең «Арктика», Казан шәһәренең «Динамо», Чистай шәһәренең «Кара пантерлар», Арча шәһәренең «Ястребы», Кукмара шәһәренең «Акулы», Мамадыш шәһәренең «Олимп» командалары  катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны –Кукмара шәһәренең «Акулы» командасы, икенче урынны – Казан шәһәренең «Динамо» командасы, беренче урынны -Арча шәһәренең «Ястребы» командасы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International