«Менә без солдатлар!» әдәби-уен программа (6+)

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

19 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне алдыннан балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче балаларга «Менә без солдатлар!» дип исемләнгән әдәби-уен программа үткәрде.  Укучылар игътибарына Ватаныбызның героик сәхифәләренә багышланган слайд-презентация тәкъдим ителде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең данлы тарихы турында сөйләде, ни өчен аны 23 февральдә билгеләп үтәләр, ни өчен «Ватан» сүзе зур хәрефтән языла. Балаларны «Ватанны саклаучыларга дан» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды.

Соңыннан балалар зур кызыксыну белән төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларга җавап бирде. Заманча самолетлар, танклар, вертолетлар, пушкалар сурәтләнгән рәсемнәрне бик теләп буядылар. Бу рәсемнәрне балалар әтиләренә һәм бабаларына бүләк итәчәк. Чара «Ватанны саклаучылар» видеофильмын һәм «Безнең армия-иң кыю» видеоклипын карау белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International