Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче зур эш алып барыла.
Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Мостафина Гөлназ Саматовна тернәкләндерү курсы узучы балаларны экскурсиягә чакырды. Ул тәрбияләнүчеләрне эшкә урнашканда, үз эшен ачканда халыкка күрсәтелә торган хезмәт төрләре белән таныштырды. Укучыларга укуларында уңышлар, киләчәктә һөнәр сайлаганда дөрес адым ясауларын теләде.
Экскурсия барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Мондый экскурсияләрнең максаты-балаларның төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәткә карата уңай караш формалаштыру; балаларны һөнәрләр турында мәгълүмат эзләргә, аңлы һөнәри сайлауга өндәү.
Бала һөнәрләр дөньясын аңлый һәм анда үз урынын эзли башлаган саен, аның һөнәри билгеләнешенең югары нәтиҗәсе дә югары.