Әдәби кичә “Туган телем- әнкәм теле” (0+)

2020 елның 21 феврале, җомга

Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән “Туган телем- әнкәм теле” дип исемләнгән әдәби кичә  үткәрде. Кичәгә Г.Тукайның Шүрәлесе килеп балаларга табышмаклар, мәкальләр “Тылсымлы капчык” һәм бик күп әкиятләр дә алып килгән иде. Китапханәче Хазиева Гөлнур “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Күрсәт әле үскәнем” дигән татар халык уеннары оештырып ,“Туган телем- киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International