“Туган телем – иркә гөлем” дәрес – презентация (6+)

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укучылары һәм Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы Гимназиянең 5б сыйныф укучылары өчен “Туган телем – иркә гөлем”  дип исемләнгән дәрес – презентация үткәрде.

Балалар китапханәченең туган тел көне кайчан гамәлгә куелуы, дөнья телләре арасында татар теленең әһәмияте, татар халык авыз иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләвен кызыксынып тыңлады. Татар язучысы, шагыйрь Нәкый Исәнбәт иҗаты белән таныштырды. Ул татар фольклорын өйрәнүче, татар сүзлекләрен төзүче, «Татар халык табышмаклары», «Балалар фольклоры» китаплары авторы буларак билгеле.

Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, туган тел турында табышмакларга җавап бирде. Чарада «Тамчы» китап театры клубы әгъзалары чыгыш ясады, алар Н.Әхмәтнең “Әти “җаным! дип исемләнгән сценка сәхнәләштерде. Күргәзмәдәге китаплар белән таныштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International