2020 елның 21 февралендә чаңгы базасында гаскәрләрне Әфганистаннан чыгаруга 31 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 32 бала катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча өченче урынны-«Нырья-2» (Трофимова Ксения Федотова Диана, Павлов Артем, Николаев Артем) , икенче урынны-«Олимп –1» (Хасанова Гулина, Якупова Азалия, Нургалиев Саид, Орехов Ярослав), беренче урынны-«Нырья-1» (Зайнуллина Алия, Димитриева Кристина, Михайлов Кирилл, Николаев Александр) алды.