Кукмарада “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесенең зона туры үтте

2020 елның 21 феврале, җомга

Республиканың ун районыннан килгән конкурсантлар жюри хөкеменә тәкъдим ителде.

Район Мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Бәйгенең әлеге этабында Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Кукмараның берсеннән-берсе гүзәл туташ һәм ханымнары, күркәм ир-егетләре көч сынашты.

Кукмара районыннан “Өченче яшь герое” номинациясендә - Өлге авылыннан Хәтирә апа Салихова, “Минем язмышым – минем һөнәрем”дә - “Шәфкать” тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Гөлчәчәк Шакирҗанова, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Ир-ат – лидер” да Лубян урман-техник көллияте укытучылары Юлия Галеева, Рөстәм Гарифуллиннар катнашты.
 

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International