21 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә № 4 нче мәктәбенең 8 А сыйныф укучылары өчен “Салават күпере” иҗат берләшмәсе белән берлектә Халыкара тел көненә багышланган “Мин татарча сөйләшәм” исемле әдәби кичә узды.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы укучыларны, язучыларны һәм килгән кунакларны халыкара туган тел көнен бәйрәм итүнең килеп чыгышы, туган телебезнен матурлыгы, телебезне саклап калуда булган проблемалар белән таныштырды, электрон презентация күрсәтелде.
Чарага килгән язучылар укучыларга үзләренең туган тел турындагы шигырьләрен укыдылар, үзләре белән таныштырдылар. Чара ахырында тел турында мәкаль-әйтемнәр искә төшерелде, викторина үткәрелде.