"Уйнагыз гармуннар" - "Играй гармонь" дип аталган Җиденче төбәкара фестиваль-бәйге узды.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне Киров өлкәсе Сосновка шәһәрендә "Уйнагыз гармуннар" - "Играй гармонь" дип аталган Җиденче төбәкара фестиваль-бәйге узды. Конкурс татар халкының мәдәни мирасын саклау, яшь буында патриотизмны үстерү һәм аңа ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Кукмара балалар музыка мәктәбе укучылары әлеге фестивальдә актив катнаштылар. Укытучы Рафиков Дамир Фәрил улы җитәкчелегендәге "Шаян егетләр" гармунчылар  ансамбле 1 нче дәрәҗә Лауреат, Гимадеев Тимур һәм Рафиков Д.Ф.  "Укытучы-укучы" ансамбле 2 нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International