22 февральдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Б.С.Ляпин исемендәге инструменталь ансамбльләрнең V ачык фестиваль-конкурсы узды. Кукмара балалар музыка мәктәбенең кыллы инструментлар бүлеге укучылары - "Viva" скрипкачыларның өлкән ансамбле - ГРАН-ПРИ, "Viva" скрипкачыларның кече ансамбле икенче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды! Укучыларны һәм укытучыны Гомәрова Эльмира Габдрәшит кызын, концертмейстер Мамкина Динора Рәфкать кызын җиңүләре белән котлыйбыз!!!