2020 елның 20-22 февралендә 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнир финалы узды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елның 20-22 февралендә Алабуга шәһәрендә 2011 елда туган командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнир финалы узды. Финалда Алабуга шәһәренең «Көмеш бүреләр», Бөгелмә шәһәренең «Арслан», Яр Чаллы шәһәренең «Чаллы», Зәй шәһәренең «Яшьлек», Казан шәһәренең «Динамо», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Арча шәһәренең «Атлант», Казан шәһәренең «Зилант» командалары  катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Арслан» командасы яулады, икенче урынны – «Көмеш бүреләр», беренче урынны- «Динамо».  «Ягуар» командасы дүртенче урынны яулады. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Баймиев Ясин танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International