Ватанны саклаучылар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

2020 елның 21-23 февралендә Питрәч  районында Ватанны саклаучылар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда «Ракета», Арча шәһәре, «Нефтяник-2» Әлмәт шәһәре , «Акулы», Кукмара шәһәру, «ЦСК ВВС», Самара шәһәре , «Яшьлек», Зәй шәһәре, «Питрәч» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче  урын - "Нефтяник-2«, икенче урын – «Ракета», беренче урын –  «Питрәч» алдылар. «Акулы» командасы дүртенче урынны алды. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Липатов Тимур танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International