26 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 7б сыйныфы укучылары өчен «Сәламәтлек өчен 100 кинәш» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул балаларга сәламәтлек – кеше тормышының төп кыйммәтләренең берсе һәм аны балачактан сакларга һәм ныгытырга кирәклеге турында сөйләде. Сәламәтлекне саклау өчен режим, гигиена кагыйдәләрен үтәргә, дөрес тукланырга, чыныгырга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә, һәрвакыт яхшы кәефтә булырга кирәк. Балалар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде, викторина сорауларына җавап бирдер, конкурсларда катнашты.