Язучы Р. Шәйдуллина-Морат белән иҗади очрашу 18+

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26 февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрә, продюсер Равиля Шәйдуллина – Морат һәм тәрҗемәче С.Гайнуллина белән очрашу узды. Кичәне алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы язучының иҗат юлы турында сөйләде. Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 1 сыйныф укучылары Равилә Шамиловнаның балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Карт шомырт хатирәсе» повестенең өзеген тәкъдим иттеләр. Зур Кукмара китапханәчесе Хаҗиева Гөлнур язучының шигырьләрен укыды. Кичәнең музыкаль өлешен Мәмәшир китапханәсе китапханәчесе Габдуллина Зөлфия башкарды. Кичә ахырында Равилә Шамиловна укучыларның сорауларына җавап бирде, киләчәккә иҗади проектлар турында сөйләде һәм очрашуны оештыручыларга, китап сөючеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International