Әңгәмә“Без тарихыбызны барлыйбыз” (18+)

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

 Байлангар авылы китапханәсендә ТАССР төзелүгә- 100 ел, Кукмара районына - 90 ел  тулу уңаеннан “Без тарихыбызны барлыйбыз” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә узды. Чарада авылыбыз мәктәбендә күп еллар тарих фәне укыткан Ветеран укытучы Багавиева Рафилә Исхак кызы чыгыш ясады. Ул 1920 елның 27 маенда Татарстан АССР төзелү тарихы, андагы үзгәрешләр ачлык, Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге хакында сөйләп узды. Бер гасыр вакыт аралыгында районыбыз һәм авылыбыз үсешен, яшәешен чагылдырган әңгәмә бик җанлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International