Байлангар авылы китапханәчесе “Китап күңел көзгесе” дип исемләнгән кызыксындыру клубына йөрүче укучылар белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата әдәби дәрес үткәрде. Аларга сугыш темасын яктырткан И. Газинең “Йолдызлы малай”,”Сыерчыклар”,”Ана” хикәяләре укылды. Сугыш темасына видеофильмнар күрсәтелде.