Поч. Сутер авыл клубында район мәдәният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә мәдәният идарәсе җитәкчесе Р. Б. Нуриев, район мәдәният йорты директоры урынбасары Г. Р. Бадыгиева, Поч. Сутер һәм Югары Шөн авыл клубы мөдирлэре Л. Л. Иванова, Е. В. Сергеева, "Инвожо" удмурт халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре Г. Г. Ахметов чыгыш ясадылар. Җыелышта бүгенге конгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр, ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына, районның 90 еллыгына багышланган мәдәни чаралар турында сүз алып барылды.