"Иң татлы тел – туган тел" шигырь конкурсы (6+)

2020 елның 28 феврале, җомга

27 февраль көнне балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Иң татлы тел – туган тел" шигырь конкурсы үткәрелде. Конкурста «Гөрләвек» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменең балалары катнашты. Китапханә хезмәткәре Фирдания Закирова балалар өчен матур презентация әзерләде, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Балалар дөньяда телләрнең күптөрлелеге, «Туган тел» сүзенең әһәмияте, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә нәкъ менә ул ярдәм итә.

Балалар татар язучылары Г.Тукай, Р. Корбан, М. Әхмәтҗанов, Ш. Маннур, Х. Халиковның рус һәм татар телләрендә туган телләренә, туган як табигатенә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Жюри нәтиҗә ясады. Китапханә директоры Касимова Резидә Хәкимулла кызы барлык катнашучыларга грамота тапшырды. Барлык катнашучыларга грамота тапшырылды. Чара «Туган телем – татар теле» китап күргәзмәсенә күзәтү һәм Г.Тукайның «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International