2020 елның 22 февралендә «Зилант» спорткомплексында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы укучылары арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышлар район мәгариф учреждениеләренең җыелма командалары арасында узды. Команда составы 4 кеше: 2 егет һәм 2 кыз. Ярышларда районның 30 мәктәбеннән 118 кеше катнашты. Җиңүчеләр һәм Кубокка Туембаш урта мәктәбе командасы ия булды, икенче урында – Олы Кукмара урта мәктәбе, өченче урында - 4 нче урта мәктәбе. Шәхси зачетта җиңүчеләр: Фәридә Гыйльметдинова (Туембаш) һәм Данил Белов (лицей), көмеш призерлар: Гөлчәчәк Гыйльметдинова (Туембаш) һәм Ислам Шәфыйков (Туембаш), бронза призерлар: Динә Кәримова (4 нче мәктәп) һәм Нәфкать Галиуллин (Кукмара). Шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде.