2020елның егерме алтынчы февралендә «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Йолдыз Вафина тарафыннан Кукмара шәһәренәдә урнашкан кафеда «Именинниклар клубы» программасы кысаларында 20 балигъ булмаган бала өчен хәйрия ашы оештырдылар. Мондый чаралар кафеның ачык йөзле хуҗалары өчен традициягә әверелде. Балалар өчен эзерләнгән тәмле ризыклардан тыш, белгечләр балалар өчен уеннар һәм ярышлар да әзерләгәннәр иде, аларга үз белемнәрен һәм талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алып өйәренә таралыштылар.