"Татарстан тавышы"  Халыкара конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз

2020 елның 28 феврале, җомга

"Татарстан тавышы"  Халыкара конкурсында җиңүчеләрне котлыйбыз

      Талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү, башкару осталыгын һәм сәхнә культурасын арттыру максатыннан Казан шәһәрендә "Татарстан тавышы"Халыкара конкурсы узды. Халыкара конкурста катнашу өчен балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре, ял итү үзәкләре, мәдәният йортлары, балалар һәм яшүсмерләр иҗаты сарайлары базасында шөгыльләнүче солистлар, ансамбльләр, хорлар, урта махсус, югары уку йортлары һәм башка учреждениеләр укучылары чакырылган иде. 

   Кукмара районыннан бәйгедә Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары-Фәтхуллин Азат, Саттаров Фаяз һәм Гыйләҗев Илмир 2 дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Хөснетдинова Лилия Мансур Кызы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International