22 февраль Ятмас Дусай мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, Кукмара районына 90 ел уңаеннан, туган авылыбызга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан бу” дип аталган әдәби- музыкаль кичә үтте. Кичәдэ Расил Набиевның “Ятмас Дусай авылы тарихы” китабы тәгъдир ителде.