Сау-сәламәт булганнар да кайчакта үзен ялгыз, ярдәмчесез итеп тойган яшәешебездә рухи яки физик кимчелекле, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тормышта үз урыннарын табу өчен икеләтә көч түгәргә туры килә. Шунысы сөенечле, янәшәбездә язмыш тарафыннан канаты каерылса да, сынмаган-сынатмаган, алай гына да түгел, актив яшәү рәвеше алып барган кешеләр аз түгел. Алар арасында төрле һөнәр осталары күп. Кайберәүләр үзен спортта сынап карый, икенчеләре үзешчән сәнгать белән шөгыльләнә.