Боз сараенда 2006 елгы һәм кечерәк командалар арасында Зарипов Рамил һәм Ваккасов Салават истәлегенә хоккей турниры булып узды.

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

   2020 елның 1 мартында Боз сараенда 2006 елгы һәм кечерәк командалар арасында Зарипов Рамил һәм Ваккасов Салават истәлегенә хоккей турниры булып узды. Ярышларда Аш Бузи, Яңа Кенәр, Кукмара, Чишмәбаш, Копки, Шуни командалары катнашты.

   Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Яңа Кенәр командасы, икенче урынны - Купка, беренче урынны – Кукмара шәһәренең «Олимп» командасы алды.

  «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Радомир Порсев (Кукмара) танылды.

Тренер Нурмөхәмәтов Т.М. җитәкчелегендә «Олимп» командасын җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International