2020 елның 29 февралендә Уржум шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбенең волейбол бүлеге 2008-2009 елгы яшүсмерләр җыелма командасы, тренерлар Фәннур Галиев һәм Илмар Шәймәрданов шәкертләре Советлар Союзы герое Л.и. Рокин истәлегенә багышланган волейбол буенча ачык турнирда катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар. «Зилант» мәктәбе администрациясе егетләрне , аларның тренерларын,ата-аналарын һәм аларның мәктәпләрен котлый, сәламәтлек һәм укуларында һәм спортта уңышлар тели.