2020 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр «Зилант» спорт мәктәбе спортчысы һәм тренеры Альберт Шәңгәрәев (тренер Марат Бәдертдинов), самбо буенча Россия чемпионатында 68кг авырлык категориясендә катнашты һәм бронза призер булды. Альбертны һәм аның тренерын югары нәтиҗәләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләрен телибез.