Фольклор бәйрәм «Телебезне бергәләп саклыйк» (12+)

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Әсән-Елга авылы китапханәчеләре «Халкыбызның күңел байлыгы» дип исемләнгән фольлор бәйрәме үткәрде. Әлеге чарада китапханәчеләребез туган телебезнең матурлыгын, кирәклеген балаларга тагын бер тапкыр төшендерегә тырышты. Бәйрәмдә әбиләр балаларга бишек җырлары, такмаклар җырлап күрсәттеләр. Бергәләшеп табышмак чиштеләр, мәкальләр әйтештеләр, татар халык уеннары  уйнадылар. Телебезне бергәләп сакласак  кына югалтмабыз дигән фикергә килдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International