Түбән Комар авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен “Иртәгә күрер өчен ничек яшәргә?” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Түгәрәк өстәл артында китапханәче үсмерләргә сәламәт яшәү рәвешенең нигезе - дөрес туклану, физик активлык һәм зарарлы гадәтләрнең булмавы турында сөйләде.
Чара барышында катнашучыларга видеоролик күрсәтелде, анда яшүсмерләр арасында наркотиклар куллану проблемасы һәм аларның авыр нәтиҗәләре турында сөйләнелә. Наркотиклар турында күп кенә фактларны яшүсмерләр беренче тапкыр белделәр, һәм беренче тапкыр аларның ни дәрәҗәдә зарарлы һәм куркыныч булуы турында уйландылар.
Китапханәдә бу чарага "Наркотикларсыз дөнья гүзәл" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды, анда наркоманиянең зарары һәм сәламәт яшәү турында китаплар, мәгълүмат кәгазьләре, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителде.