2020 елның 4 март көнне Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә 8 Март бәйрәменә багышланган «Әни ярдәмчеләре» дигән ял кичәсе үткәрелде.
Бәйрәм эстафета формасында үткәрелде. Һәр эстафета әниләрнең өй эшләрен чагылдырды, балалар әни ярдәмчеләре иде.
«Кибеткә бару», «Кер киптерү», «Төшке аш», «Өйдә тәртип урнаштыру» кебек күңелле уеннар үткәрелде. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар һәм уен барышында көчләреннәр килгән «әниләр» эшләрен үзләштерделәр. Чара барышында иркен һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде.
Үткәрелгән чара тәрбияләнүчеләрнең физик яктан үсүенә генә түгел, ә әхлакый тәрбия һәм ана вазифаларына ихтирамлы мөнәсәбәтенә дә ярдәм итте.
I-коррекцион төркем тәрбиячесе Алексеева Наталья