Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә дидактик уеннар ярдәмендә сенсор күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә.

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә дидактик уеннар ярдәмендә сенсор күнекмәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә.

         Менә бүген дә мәктәпкәчә яшьтәге балалар социаль-көнкүреш адаптация кабинетында узган дәрестә төрле уеннар һәм дидактик кулланмалар белән таныштылар: «Капчыкта нәрсә»,  «Тактиль фишкалар», «Тактиль лабиринт»,  бизибордлар, бизикублар.

         Фән-уен эшчәнлеге барышында дидактик материал белән уен аша балаларда форма, зурлык һәм төс турында күзаллаулар формалаша, кул хәрәкәтләрен координацияләү, вак моторика үсә. Шулай ук балаларның төрле эшчәнлек төрләрендәге хис-кичерешләрен баета һәм әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну тәрбияләнә.

          Алга таба алынган сенсор белемнәре балаларга тормышта җайлашырга ярдәм итәчәк.

Социаль педагог Турова Наилә Ринат кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International