6 март көнне «Современница» клубы әгъзалары үзәк китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чираттагы утырышка җыелдылар. Бу көнне клуб җитәкчесе Пахомова Валентина Геннадиевна чын бәйрәм әзерләде. Хатын-кызлар үзләренең кечкенә йомшаклыклары турында сөйләделәр, хатын-кыз хәйләләре һәм серләре белән уртаклаштылар. Конкурсларда һәм викториналарда актив катнаштылар. Укучылар өчен «О, женщина, краса земная” дигән күргәзмә эшләнде.Анда төп геройлары-хатын-кызлар булган китаплар куелды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте