6 март көнне Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Милосердие" - "Мәрхәмәт" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән "сугышта хатын-кыз йөзе түгел" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Ветераннарны Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ратникова Римма Атлас кызы котладылар һәм юбилей медальләре тапшырдылар. Ветераннар һәм тамашачылар өчен тематик концерт программасы булды. Район мәдәният йорты фойесында күргәзмә оештырылган иде, анда мәдәният хезмәткәрләре, фронт җырлары, 40 нчы еллар атмосферасы тудырып, вальс башкардылар. Кичә ахырында махсус җиһазландырылган фотозонда ветераннар һәм тамашачылар белән фотосессия узды.