«Ягез әле, әниләр! конкурс-уен программасы

2020 елның 7 марты, шимбә

7 март көнне, 8 Март бәйрәме алдыннан, балалар китапханәсе китапханәчеләре Закирова Фирдания һәм Хафизова Гөлфия 4нче мәктәптә 1б сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен «Ягез әле, әниләр! дигэн чара уткэрделэр. Чара башында алар бәйрәм турында, яз, хатын-кыз матурлыгы һәм назлылык көне турында сөйләделәр.

Китапханәчеләр укучыларга кызыклы сораулар һәм мавыктыргыч биремнәр әзерләделәр, алар катнашучыларга үзләренең осталыкларын, үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирделәр.

Балалар әти-әниләре белән бергә «Әйе һәм юк», «Комплимент яса», «күңелле разминка», «ягымлы сүзләр», «Отгадай-ка», «игелекле эшләр өйдә», «Царский пир»конкурсларында һәм уеннарында актив катнаштылар. Көлү һәм күңел ачу күп булды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International